Татарстанның ел укытучысы Иннополис лицее педагогы Арман Костанян

2023 елның 25 марты, шимбә

Югары Ослан районының Иннополис лицее математика укытучысы Арман Костанян «Татарстанның  ел укытучысы - 2023» дип табылды. Ул республиканы  Бөтенроссия һөнәри осталык   конкурсы финалында тәкъдим итәчәк.

"Теләсә нинди конкурс, ярыш - ул команда уены. Шуңа күрә,  лицей командасына бик рәхмәтле, ул карады, тәнкыйтьләде һәм шуның белән миңа ярдәм итте. Миңа йөкләнгән җаваплылыкны аклармын дип өметләнәм ", - дип уртаклашты җиңүче.

Костанян билгеләп үткәнчә, мондый ярышта катнашу - үз сәләтеңне күрсәтү һәм башка конкурсантлардан өйрәнү  мөмкинлеге. Ул шулай ук педагог булып алты ел эшләвен әйтте. Татарстанда “Россия ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында абсолют җиңүчегә бүләкне мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International