Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Чирмешәннең 6 мәктәбенә I класска быел 1әр генә бала килә, кайбер авылларда анысы да юк
2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Чирмешән муниципаль районы мәктәпләре яңа уку елына әзер. Моны махсус комиссия тикшереп чыккан. Иске Кади, Югары Кәминкә, Әккәрәй, Түбән Кармалка, Лагерка мәктәпләрен яхшы яктан билгеләргә була. Ивашкино һәм Яңа Элмәле мәктәпләрендә республика программасы буенча капиталь ремонт тәмамланып килә. Югары Кәминкә мәктәбендә дә, нефтьчеләр ярдәме белән, зур ремонт үткәрелгән.
Район мәгариф бүлеге башлыгы Хаммәткамил Хәкимов сөйләгәннәрдән аңлашылганча, Ульяновка мәктәбендә ремонт “Һәркем үтеп йөри алырлык мохит” программасы нигезендә башкарылган. Болардан тыш, быел кайбер мәктәпләрнең җылылык трассаларын ремонтлау каралган. Җылыту сезоны башланганчы, бу эшләр дә төгәлләнергә тиеш, ди җитәкче.
Узган ел районда 207 бала укырга дип беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән (2011дә - 211),ә быел беренче класска 170кә якын гына бала килүе көтелә. Түбән Чегодай, Сосновка, Яшәүче, Югары Чегодай авылларында беренче класска килүчеләр юк. Түбән Кармалка, Әмир, Девичья Поляна, Яңа Элмәле, Иске Котыш, Иске Үтәмеш мәктәпләренә беренче класска 1әр бала килә.
Быел Иске Котыш, Утыз Имән, Кармыш, Шешминка урта мәктәпләре төп мәктәпләр итеп калдырылачак. Сәбәбе һаман шул – аларда укучылар аз.
Башлангыч мәктәпләрдә зур үзгәрешләр булмаячак. Югары Чегодай башлангыч мәктәбе Чирмешән лицееның филиалы була. Түбән Чегодайда бер балага бер укытучы белем бирәчәк, ләкин бу мәктәпне ябарга уйламыйлар.
Мәктәпләрнең ябылуы балаларны авылдан-авылга йөртү кебек яңа мәсьәлә тудыра. Бүген районда 13 мәктәп автобусы бар, тагын 1се кайтырга тиеш. Әмма монда да проблемалар бар. Мәсәлән, Красная Полянадан Иске Котышка 3, Кызыл Чишмәдән Утыз Имәнгә 6 бала йөри. Бу авыллар арасында юллар бик начар хәлдә.
Нигездә, мәктәпләр педагоглар белән тәэмин ителгән. Бүген Түбән Кармалка мәктәбенә химия һәм физкультура, Түбән Кәминкәгә инглиз теле, Чирмешән лицеена математика укытучысы кирәк. Быел районга дүрт яшь укытучы эшкә кайткан
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
апрель, 2026 ел
Татарстанда укытучыларга торак арендалауны компенсацияләү өчен гаризалар кабул итү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик хезмәткәрләргә түләүгә конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру һәм гаризалар кабул итү срокларын озайтты.
Татарстан Республикасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 4,2 мең кешегә арткан
Татарстанда быел тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучылар саны 2025 ел белән чагыштырганда 4,2 меңгә диярлек арткан.
Татарстанның иң яхшы методистларына 172 мең сумга кадәр акча түли башлаячаклар
Татарстанда «Безнең иң яхшы методист» акчалата бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны республика министрлар кабинеты кабул итте, хәзерге вакытта ул коррупциягә каршы экспертиза уза.
ТР экспертлары балалар бакчаларында "Игелекле уеннар" ны эшләтеп җибәрүне мөһим дип атады
Россиядә 2026 елның 1 сентябреннән балалар бакчаларында «Игелекле уеннар» үткәрелә башлаячак. Проект балаларда уен формасында рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз