30 марттан башлап республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында беренче сыйныфка керү өчен гаризалар кабул итү башланды. Ике атна эчендә Татарстанда яшәүчеләр 15 меңнән артык электрон гариза биргән. Барлык кирәкле документлар гариза биргәндә портал аша беркетелә.
2023 елда ккбул итү ике этапта уза: 30 марттан 30 июньгә кадәр мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр һәм укырга өстенлекле хокукы булган балалар өчен . Башка районнардан керергә теләүче балалары өчен 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр.