Татарстан укучылары инглиз теле буенча бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар

2023 елның 14 апреле, җомга

6-12 апрель көннәрендә Мәскәүдә Мәскәү дәүләт лингвистика университеты базасында инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада Татарстанның 30 гомуми белем бирү оешмасы укучысы катнашты. Инглиз теленнән Олимпиада ике турда узды: язмача һәм телдән.

Казанда Идел буе районының 19 нчы гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Роберт Гарипов җиңүче булды һәм Татарстаннан 11 укучы призер  булдылар.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International