13 апрель көнне Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына һәм Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган “Фән һәм без мәдәниятләр калейдоскобында ” мәдәни-мәгариф проекты чаралары узды. Әлеге чараны оештыручылар : Рәдиф Җамалетдинов җитәкчелегендәге КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, Арча муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте. Чарада мәртәбәле кунак буларак Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты. «Фән һәм без мәдәниятләр калейдоскобында» проектының максаты: - регион икътисады өчен югары квалификацияле, конкуренциягә сәләтле белгечләр әзерләү эшендә югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларының көчләрен берләштерү, педагог һөнәрен популярлаштыру һәм милләтара толерантлыкны үстерү.