14 апрельдә физика, биология, җәмгыять белеме, әдәбият, чит тел буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелде (резерв даталары).
Имтиханнарга 45 катнашучы кертелгән, алар арасында агымдагы елның бер чыгарылыш сыйныф укучысы, узган елларның 38 чыгарылыш укучысы һәм көллиятнең 6 студенты. Физика буенча БДИны - 3, биология буенча - 19, җәмгыять белеме буенча - 12 , әдәбият буенча - 2 , чит тел буенча - 9 кеше тапшыра. БДИда "Интернет" челтәре буенча имтихан материалларын алу, бастыру һәм имтихан материалларын сканерлау технологиясе кулланыла.
Нәтиҗәләр 2023 елның 28 апреленнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.
Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә белә алачак, БДИ катнашучылары барысы да - Рособрнадзорның "ГИА" бүлегендәге рәсми сайтында https://checkege.rustest.ru/.