“Мегабайты за оценки” проекты - актив укучыларга ярдәм итү һәм мотивация проекты. Быелның февраленнән Татарстан Республикасы укучылары теләсә кайсы мәктәп предметы буенча һәр “бишле” өчен Tele2 операторыннан өстәмә интернет-трафик бүләк алырга мөмкин иде. Проектның Россиядә аналоглары юк һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Цифрлы трансформация үзәге ярдәмендә гамәлгә ашырыла. “Мегабайты за оценки” проектында Казан укучылары гына түгел, ә Азнакай, Зәй, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт укучылары да актив катнаша. Җиңүчеләрнең барысы да дипломнар һәм истәлекле сувенирлар алды. Җиңүчеләрне ТР дәүләт идарәсенең, мәгълүмат технологияләренең һәм элемтәсенең цифрлы үсеш министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева, цифрлы трансформация үзәгенең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге башлыгы Булат Габдрахманов һәм Tele2 Казан филиалы директоры Дмитрий Савенков бүләкләде.