Тукай муниципаль районының Шилебаш авылында «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 100 урынлы яңа мәктәп төзелә. Хәзерге вакытта төзелеш объектының әзерлеге 85,76% тәшкил итә: керү урыннары ясалган , инженерлык челтәрләрен урнаштыру эшләре төгәлләнә. Эчке бизәү эшләре һәм территорияне төзекләндерү дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез, республикада «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 2023 елда 5 мәктәп төзү каралган. 500 урынга исәпләнгән мәгариф объекты Арча муниципаль районының Түбән Мәтәскә авылында төзеләчәк, Яр Чаллы шәһәренең 34нче микрорайонында 1501 урынлы мәктәп төзелә. Казанда исә илкүләм проект кысаларында ике мәктәп төзелә: Сибгат Хәким урамында 1224 нче урынлы һәм Гәрәев урамындагы 1501 нче урынлы мәктәпләр.
Шулай ук “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында ике мәгариф объекты төзелә: Мамадыш шәһәрендә Ленин урамында 240/120 урынлы мәктәп-бакча, шулай ук Биектау муниципаль районының Коркачык авылында 20 урынлы балалар бакчасы белән 80 укучы урынлы мәктәп төзелә.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында 2023 елда Казан шәһәренең 59 кварталында һәркайсы 220 урынга исәпләнгән ике балалар бакчасы төзелә.