Казанда экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды

2023 елның 15 апреле, шимбә

Татарстан башкаласына олимпиадада катнашу өчен Россиянең 77 төбәгеннән 290 катнашучы килде. Яшь экологларга олимпиаданың ике ярыш турын үтәргә - теоретик һәм проект турында үз белемнәрен күрсәтергә кирәк иде.

Катнашучылар иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән төбәкләр: Мәскәү шәһәре, Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Удмуртия Республикасы.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева, укучыларны олимпиаданың лаеклы тәмамлануы белән котлап, экология - әйләнә-тирә мохит турында бик мөһим фән, безнең киләчәгебез шуңа бәйле, дип билгеләп үтте. Жюри рәисе Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты директоры, биология фәннәре докторы, профессор Светлана Юрьевна Селивановская олимпиада эшләренең югары дәрәҗәдә булуын, яшь экологларның үз эше белән мавыгуын, фән буларак экологияне алга таба үстерү белән кызыксынуын билгеләп үтте.

Казан экология буенча олимпиада уздырырга туры килүе белән горурлана, чөнки безнең республика җитәкчелеге экология мәсьәләләрен аеруча актуаль дип саный, заманча шәхес тәрбияләүдә экологик культураның мөһим ролен аңлый һәм укучыларның экологик белем дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International