V Бөтенроссия химия диктантына теркәлү башланды. Анда традицион формат биремнәре дә, югары дәрәҗә дә каралган. Оештыручылар М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының химия факультеты, «Просвещение» компанияләр төркеме һәм Химия укытучыларының гомумроссия иҗтимагый оешмасы . 2023 елдан диктант Россиядә Фән һәм технологияләр унъеллыгы кысаларында уздырыла.
Диктантны 13 майда сәг. 13.00дә рәсми сайтта яки проектның бер мәйданында узарга мөмкин.