9 майда Лениногорск балалар йортында ТР яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Софья Мостафина һәм Россия космонавты Роскосмос космонавтлар отряды сынаучысы, Россиянең 121 нче космонавты Сергей Рыжиков булды.
Сергей Николаевич тумышы белән Бөгелмәдән. Ул "Союз МС-02" транспорт пилотлы корабы экипажы командиры һәм 2016-2017 һәм 2020-2021 елларда Халыкара космик станция экипажы бортинженеры сыйфатында космик очыш ясады.
Чарада катнашучыларның барысы да танылган космонавт белән очрашуга бик шатландылар. Аңа космоска очулар, космик корабль бортындагы тормыш турында сораулар бирделәр. Сергей Николаевич үзенең 2020 елда очуы турында фильм күрсәтте. Балаларны космоска очу куркыныч түгелме һәм орбиталь станциягә кунакка килергә мөмкинме дигән сораулар кызыксындырды. Балалар Сергей Рыжиковны бәйрәм белән котладылар, космос турында картина бүләк иттеләр.
Очрашу ахырында балалар йорты музеенда Сергей Николаевич мактаулы кунаклар китабында үз язмасын калдырды.