Дмитрий Губерниев Казанда "Движение первых" Бөтенроссия спорт фестивалендә булачак

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

18 майдан 21 майга кадәр «УРАМ» экстрим-паркы мәйданчыгында "Движение первых" Бөтенроссия спорт фестивале узачак. Казанга ярышларга Россиянең төрле төбәкләреннән меңгә якын бала һәм яшүсмер киләчәк.

Фестиваль кунаклары булып Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте "Движение первых" идарәсе рәисе Григорий Гуров, телевидение алып баручысы һәм спорт комментаторы Дмитрий Губерниев һәм башкалар булыр дип планлаштырыла.

"Движение первых" Бөтенроссия спорт фестивале «Спорт - яшәү нормасы» федераль проекты буенча уздырыла. Анда Россиянең 85 субъектыннан 160 меңнән артык укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International