Питрәчтәге 1 нче мәктәпкә 300 млн сумлык капиталь ремонт ясалачак

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Быел Питрәчнең  1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе капиталь ремонт буенча республика программасына эләкте. Мәгариф учреждениесен яңартуга 300 млн сум бүленгән.

"Башлангыч блокта түбә ябу  буенча эшләр башкарылды, инженерлык челтәрләре - электрика, җылылык, канализация буенча эшләр әлегә дәвам итә. Эшчеләр бинаны гипсокартон белән тышлаганнар, стеналарны тигезлиләр. Ишегалды, кайбер участокларны тәртипкә китерәсе бар . Бу эшләрне башкарганнан соң, буяуга эшләренә  керешәчәкләр», - дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов. Төп мәктәп буенча барлык катларны һәм түбәләрне демонтажлау башланды. Эшләрне яңа уку елы башлануга төгәлләү планлаштырыла.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстанда 54,3 млрд сумга 44 республика программасы гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International