Бүген, 11 майда, Чаллыда яшьләрне хәрби-спорт әзерлеге һәм патриотик тәрбияләү буенча төбәк үзәген ачу тантанасы узачак.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнаша.
Педагог һәм остаз елында ачылган әлеге үзәкне булдыруның максаты яшьләргә хәрби-спорт әзерлеген һәм патриотик тәрбия бирүне үстерү өлкәсендә өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру.
Беренче җыеннар 3 кадет мәктәбе укучылары һәм 12 майдан 31 майга кадәр "Каскад" хәрби-патриотик клубы укучылары өчен узачак.
Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника