Казанда авыл укытучыларының I республика форумы узачак

2023 елның 12 мае, җомга

12 майда Россиядә Педагог һәм остаз елын үткәрү кысаларында, Казанда авыл укытучыларының “Укытучылар белән авыл дан тота” I республика форумы узачак. Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнаша.

«Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында узачак форум педагогик тәҗрибә белән уртаклашу, хезмәтнең абруен күтәрү, авыл укытучысы статусын күтәрү, яшь буынны тәрбияләүдә аның ролен тану, укытуның һәм тәрбияләүнең яңа формаларын эзләүне стимуллаштыру максатыннан үткәрелә.

Форум программасына педагогик остаханәләр, тематик мәйданчыклар һәм «Укытучылар белән авыл дан тота» темасына панель дискуссияләр кертелгән.

Тэги: #ГПН_2023 #ГодПедагогаНаставника

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International