Татарстан информатика буенча “Яндекс Учебника” олимпиадасының икенче туры лидерларының берсе булды

2023 елның 12 мае, җомга

6-11 сыйныф укучылары өчен информатика буенча «Яндекс Учебника» онлайн-олимпиадасының икенче турына йомгак ясалды. Олимпиада Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2022/23 уку елына расланган олимпиадалар исемлегенә кертелгән. Икенче турда 245 укучыны үз эченә алган 55 команда җиңүче дип табылды.

Олимпиадада 143 меңнән артык Россия укучысы катнашты. Беренче этапта  укучылар , IT-лабораториядә  өч блоктан торган  биремнәр башкардылар (логика һәм математикага, роверны программалаштыру һәм Python нигезләрен белү). Беренче этап нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 3 495 укучы икенче турга    чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International