Россия мәктәпләрендә мәгълүмати куркынычсызлык һәм цифрлы грамоталылык дәресләре барлыкка киләчәк. Бу хөкүмәт раслаган балаларның мәгълүмати иминлеге Концепциясе тарафыннан каралган. Моңа, мөгаен, информатика һәм ОБЖ дәресләрендә өйрәнерләр, туры килә торган дәреслекләр дә бар. Россиянең яшь гражданнарын кем яклаячак, ничек һәм нәрсәдән?
Россиянең якынча 146 миллион ярым кешесенең 30 миллионнан артыгы - балигъ булмаганнар. Һәм аларның абсолют күпчелеге - интернетның актив кулланучылары.
Балаларны төрле интернет-сайтларның зарарлы һәм куркыныч эчтәлегеннән ничек яклау турындагы бәхәсләр күптән бара. Нәрсә тәкъдим ителде? Социаль челтәргә паспорт буенча керү, мәктәптә вай-файны блоклау, төрле парольләр һәм кодлар... Әмма эш мәктәптә челтәргә керү яки мәктәп Wi-Fi аша гына түгел, дип билгелиләр экспертлар. Министрлыкта аңлатуларынча, эш өч юнәлеш буенча алып барылачак: интернетта аңлы рәвештә үз-үзен тотыш буенча дәресләрдән тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен куркынычсыз күп кенә ресурслар булдырылачак.
Социаль челтәрләрдә ят кешеләрдән дусларга өстәүгә гаризасын Россия балаларының 79% ы ала.