Кириенко: Бөтендөнья яшьләр фестивалендә өлкән сыйныф укучылары катнаша алачак

2023 елның 12 мае, җомга

2024 елның февраль ахыры-март башында узачак  Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашучыларның яше  киңәйтеләчәк. Мондый инициатива белән РФ президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко чыгыш ясады, ул фестивальне оештыру комитетын җитәкли.

 Фестивальдә 2017 елдан  яше 18дән узган яшьләр  генә катнаша ала иде. "Катнашучыларның яшен бераз киңәйтергә тәкъдим итәбез, бигрәк тә Россиядә балалар һәм яшьләрнең "Беренчеләр хәрәкәте" Россия хәрәкәте активрак эшли башлавын исәпкә алып, - диде Кириенко фестивальнең оештыру комитетының беренче утырышында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International