Укучылар белән тәрбия эше Россия Мәгариф министрлыгы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Тикшерү комитетының XI Петербург халыкара юридик форумы кысаларында узган "Заманча янаулар яктылыгында милли куркынычсызлыкны хокукый тәэмин итү" дискуссия сессиясендә хәбәр итте.
Форумда катнашучылар Россия Тикшерү комитеты эшенең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар.