"Больше, чем путешествие" проекты экосистемасының бер өлешенә әверелгән яшьләр һәм студентлар туризмы программасының өченче сезоны башланды. Яшьләр Россия төбәкләре буйлап сәяхәт итә һәм студентлар кампусларында һәм тулай торакларда арзан бәядән туктала ала.
Санкт-Петербург, Калининград, Иркутск, Владивосток, Казан һәм Мәскәү югары уку йортлары студентлардан гаризалар саны буенча иң популяры булды. Программада студентлар, яшь галимнәр, аспирантлар һәм ординаторлар, тикшеренүчеләр катнаша ала, уку формасы нинди булуга карамастан.
Сәфәргә бару өчен студтуризм.рф платформасынд гариза тутырырга һәм төбәк сайларга, вуз сайларга һәм университеттан уңай җавап көтәргә кирәк.