Бүген иртән Наил Мәһдиев 34 комплекста төзелә тоган яңа объектта- мәктәптә булды. Хәзерге вакытта анда тышкы диварларга кирпеч салу, түбә ябу эшләре, эчке инженерлык челтәрләре төзү, бизәкләү эшләре, лифтлар монтажлау эшләре башкарылган, фасад эшләре тәмамланган. Яңа төзелә торган гомуми белем бирү мәктәбе 1501 урынга исәпләнгән. Хәзер мәктәпкә хезмәткәрләр туплау, резюмеләр эшкәртү бара . “Мәктәпкә 1-7 сыйныф укучылары кабул ителәчәк. Бу мәктәп 16нчы мәгариф үзәге булачак, чөнки микрорайон зур, башка мәгариф учреждениеләре юк, биредә түгәрәкләр, секцияләр булачак, - дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин.
Наил Мәһдиев ассызыклаганча, вакыт узу белән комплекста балалар өчен башка объектлар барлыкка киләчәк, мәсәлән, волейбол үзәге. Актлар залында зур витражлы, рәтләре афмитеатр принцибы буенча урнаштырылган 780 урын булачак. Дизайнер Елена Сафиуллина билгеләп үткәнчә, ул гадәти булмаган, сыйдырышлы булачак.
Хәзер объектта 500 гә якын төзүче эшли. Мәктәп июльдә әзер булачак.