11 майда Яр Чаллыда Татарстан Республикасының өч кадет мәктәбе һәм «Каскад» патриотик клубында тәрбияләнүчеләр катнашында хәрби-спорт җыеннарын ачу тантанасы узды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, пилот регионнарның берсе буларак, Татарстан Республикасында «Воин» яшьләрне хәрби-спорт әзерлеген һәм патриотик тәрбияләүне үстерүнең региональ үзәге төзелде. Өч атна дәвамында, уку елы ахырына кадәр, укучыларның теоретик һәм гамәли дәресләре дә узачак. Шул исәптән программага пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүгә өйрәтү блогы да кертелгән. Балаларны махсус әзерлек узган инструкторлар өйрәтәчәк. Уку елы тәмамлангач, Татарстанда хәрби-патриотик лагерьлар оештырылачак, анда тагын 900 кеше шундый җыеннарда катнашачак.