Россия Федерациясе Хөкүмәте инвалид булган балаларның ата-аналары өчен өстәмә ял көннәрен куллану тәртибен яңартты, дип хәбәр итә Россия Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин ата-аналарга өстәмә түләүле ял көннәрен тупларга һәм бер тапкыр аларны календарь ел дәвамында 24 көнгә кадәр берләштерергә мөмкинлек бирә торган карарга кул куйды.
Яңа тәртип 2023 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак. Ул ата-аналарга мондый көннәрне ай дәвамында кулланырга яисә көннәрне кушарга һәм бер үк вакытта 24 өстәмә түләүле ял рәттән алыргамы икәнен сайларга мөмкинлек бирәчәк.
Тупланган ялларны алу өчен хезмәткәр эш бирүчеләр белән датаны килештерергә һәм кадрлар бүлегенә гариза бирергә тиеш.