Казанда бүген авыл укытучыларының «Укытучылар белән дан тота авыл» беренче республика форумы узды. Анда 500 кеше катнашты, шул исәптән педагоглар, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары. Чара программасына педагогик остаханәләр, тематик мәйданчыклар һәм панель дискуссияләр кертелгән.
Татарстанда 848 авыл мәктәбе бар, бу республикада аларның гомуми саныннан 60 % тәшкил итә, шул исәптән 282 - аз комплектлы мәктәпләр. Авыл мәктәпләрендә 85 908 укучы укый, шуларның 5 955 е - аз комплектлы мәктәпләрдә. Авыл җирлеге мәктәпләрендә 12 меңнән артык укытучы эшли, дип билгеләп үтте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.