Мәктәпләрне тәмамлаучыларның күбесе быел программист һәм табиблыкка укырга барачак

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Быел унберенче сыйныф укучыларының күбесе IT һәм медицина белән бәйле факультетларга керергә планлаштыра, дип аңлашыла Superjob.ru порталы сораштыруыннан.

Мәгълүмати технологияләр өлкәсен  28% бала сайлаган, ә табиб булырга теләүләре турында мәктәпне тәмамлаучыларның 13% ы белдергән.

Билгеләп үтелгәнчә, сораштырылучыларның тагын 9%ы инженерлык вузларына керергә планлаштыра, ә 4%ы экономистлар булачагын хәл иткән. 4% юрист, дизайнер, архитектор һәм тренерга укырга телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International