16 га якын ведомство балаларның комплекслы иминлеге стратегиясен эшләүдә катнашты

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә балаларның комплекслы иминлеге стратегиясе проекты - иҗтимагый фикер алышуга ачык документ, анда илнең үсеп килүче буыны иминлеген тәэмин итүнең төп юнәлешләре чагылыш тапкан. Бу хакта XI Петербург халыкара юридик форумында Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев сөйләде.Александр Бугаев стратегия кысаларында билгеләнгән биш төп куркынычны  санап чыкты. Бу балалары булган гаиләләрнең һәм балаларының иминлеге дәрәҗәсен киметү; балалар арасында аларның үлеменә яки инвалидлыкка китерүче травматизмның югары дәрәҗәсе; балигъ булмаганнарны җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү, балаларга карата җинаятьләр кылу; балалар өчен куркыныч тудыручы мәгълүматны тарату, шул исәптән Интернетта да; традицион рухи-әхлакый, шул исәптән гаилә кыйммәтләре турындагы күзаллауларны үзгәртү.

Россия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев Стратегия проекты Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә әзерләнүен билгеләп үтте. Бу төрле ведомстволар һәм оешмаларның, фәнни һәм эксперт җәмгыяте вәкилләренең комплекслы эш нәтиҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International