Путин Россиядә югары белем бирү реформасы буенча пилот проекты турында указга кул куйды

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

РФ Президенты Владимир Путин югары белем бирү системасында сынау проекты турында указга кул куйды. Ул 2023 елдан башлап РФдә һөнәри белем дәрәҗәләрен үзгәртүне күздә тота. Аерым алганда, сүз алты Россия югары уку йортында өч баскычлы югары белем бирү системасына күчү турында бара, шул исәптән МАИ, МИСИС һәм МПГУ да.

Пилот проекты база югары белеме алу ( 4елдан 6 елга кадәр)  һәм махсуслаштырылган 9 1 елдан  3 елга кадәр), аспирантура белеме алуны күздә тота. Хөкүмәт пилот проекты кысаларында яңа кагыйдәләр буенча югары белем алуны гамәлгә ашыру тәртибен ике ай эчендә билгеләргә тиеш.

Билгеләп үтелгәнчә, магистратура, ординатура һәм ассистентура программаларын гамәлгә ашыру махсуслаштырылган югары белем бирү дәрәҗәсендә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International