Объектларга яңа җиһазлар һәм тулай торакларга капиталь ремонт: Идел буе спорт университеты федераль акчаларны нәрсәләргә бүлде?

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

2023 елда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты объектлары яңа җиһазлар белән тулыланачак, ә тулай торакта капиталь ремонт көтелә. Бу хакта югары уку йорты ректоры Рафис Борһанов министрлык карамагындагы федераль дәүләт бюджет учреждениеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген анализлау буенча Россия Спорт министрлыгы комиссиясе утырышында хәбәр итте. Бүген мәгариф учреждениесе ректоры 2022 елда университет эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Утырыш Россия Спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыров рәислегендә узды.Идел буе университеты ректоры вуз базасында ел саен халыкара, бөтенроссия һәм төбәк дәрәҗәсендәге төрле чаралар үткәрелүе, аларның саны ел саен арта баруы турында сөйләде. Әйтик, 2022 елда катнашучылар саны 83 меңнән артык кеше булган 350 дән артык чара үткәрелгән.

Университет объектлары өчен яңа җиһазлар сатып алынган: Спортның су төрләре сарае өчен судьяларга  электрон системасы һәм хронометраж уздыруны җиһазлау» һәм байдаркаларда һәм каноэларда ишү өчен хронометражлы системаны һәм автоматик старт системасын Спортның ишү төрләре буенча Федераль спорт-тренировка үзәгенә урнаштырылган.

«Федераль акчаларга Ишкәкле спорт төрләренең Федераль спорт-тренировка үзәгенә 6,9 млн. сумга ишү тренажерларын реконструкцияләү каралган. Эшләрне быелның ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Шулай ук агымдагы елда тулай торакларга 16,6 млн. сумлык ремонт эшләре башкарылачак», - диде спорт югары уку йорты ректоры Рафис Борһанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International