Татарстаннан педагог «Классная тема» ТВ-шоуында катнашкан өчен көрәшәчәк

2023 елның 16 мае, сишәмбе

Лениногорск нефть техникумының гомуми белем бирү дисциплинасы укытучысы, Бөтенроссия класслы җитәкчеләр форумы амбассадоры Татьяна Мадиева «Классная тема» ТВ-шоуында катнашу өчен көрәшәчәк. Проект узган ел РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшли башлады.

«Классная тема» телешоуында илнең теләсә кайсы төбәгеннән физика, химия, математика, биология, география, тарих, рус теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша ала. Дәгъваларга үз предметы буенча тест үтәргә һәм видеовизитка язарга туры киләчәк. Катнашу өчен заявканы «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Классная тема» телетамашасының мини-кушымтасында https://vk.com/app8217023 һәм 20 июньгә кадәр бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International