Бүген зыян күрүчеләргә авылны торгызу, төзелеш эшләрен башларга кирәк. Шуңа күрә авыл халкына матди ярдәм җыю өчен махсус счет ачыла. Теләге булган һәр кеше Юлдус авылы халкына матди ярдәм күрсәтә ала.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин тәкъдиме һәм чакыруы буенча Юлдус авылы укучылары Актаныш районында урнашкан “Бүләк” лагереның ике тел сменасында ял итәчәк. Смена Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырыла. “Бүләк” лагеренда 1 июньнән Россия төбәкләрендәге татар яшьләре өчен тел сменасы башлана. Лагерьда Юлдус авылыннан 30 укучы ял итәчәк. Лагерь эшчәнлегендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы да катнаша.