Милли белем бирү методистлары өчен семинар-киңәшмә

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

16 майда Г.Тукай әдәби музее базасында Татарстан муниципаль районнарының  милли белем өчен җаваплы  методистлары  катнашында семинар-киңәшмә узды.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова катнашында методистлар федераль төп белем бирү программаларын кертү, җәйге тел сменаларын оештыру, туган телләр буенча төп дәүләт имтиханын үткәрү, мәктәпләрне туган телләр һәм әдәбият дәреслекләре белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова семинарда катнашучыларны “Туган тел” әсәренең тарихы һәм бөек шагыйрь биографиясенең кызыклы фактлары белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International