«2023-2030 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту максаты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе үткәрелә.
2023 елда бәйгегә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләреннән һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән 664 эш кабул ителде. Апрель аенда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Арча, Чистай шәһәрләрендә узган зона этабында жюри әгъзалары 300 укучының иҗаты белән таныштылар.
2023 елның 16 маенда Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстан язучылар берлеге әгъзалары катнашында мастер-класслар үткәрү, шулай ук конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү планлаштырыла.