Тренировка барышында имтиханнар уздыру пунктларының техник әзерлеге сыналачак, БДИ уздырганда оештыручыларның һәм техник белгечләрнең гамәлләре тикшереләчәк, ә чыгарылыш сыйныф укучылары 2023 елгы контроль үлчәү материаллары буенча имтихан эшләрен башкаруда күнегүләр алачак.
Тренировка рус теле, инглиз теле ("Говорение" бүлеге) һәм информатика буенча үткәреләчәк. Анда 5 008 имтихан үткәрү пункты, 198 меңнән артык оештыручы һәм 415 меңнән артык чыгарылыш укучысы җәлеп ителәчәк.