Россия мәктәпләре 26 майда башланачак БДИның төп чорын үткәрүгә 100 процент диярлек әзер. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев традицион "кайнар линия" барышында хәбәр итте.
БДИ үткәрүдә кардиналь үзгәрешләр булмаячак. Дөрес, быел ул допандемия форматында уздырыла. Аерым шартлар РФ нең дүрт яңа субъекты һәм чиктәш территорияләр өчен, диде ул.