Бүгенге көндә РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Россия мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылаырның 99,8%ы кайнар аш белән тәэмин ителгән. Илнең ерак төбәкләрендә яшәүче, махсус азык-төлек блоклары булмаган мәктәпләрдә тагын 0,2% ына өстәмә рационнар бирелә. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдерде, дип хәбәр итә Хөкүмәт матбугат хезмәте.