Бу хакта SuperJob сервисы уздырган сораштыруда әйтелә.
Сораштырудан күренгәнчә, укучылар мәктәптән 9 нчы сыйныфтан соң ешрак китә башлаган. Баланың көллияткә яки училищега керү планнары турында сораштырылган ата-аналарның 30%ы сөйләгән.
Сораштырылган ата-аналарның 29% ы балаларының IT-юнәлештәге вузларга керү теләге турында әйткән. Популярлык буенча икенче урында медицина - 16% . Өченче урын инженер белгечлекләре - 10%, дүртенче урында икътисад - 6%, ә бишенче урын юрист, дизайнер, архитектор һәм тренер һөнәрләрен үзара бүлеште, алар 4% җыйды.
Көллият абитуриентларының 23%ы IT-белгечлек алу турында хыяллана . Һәр тугызынчы ата-ана шәфкать туташы эшен, 8% - юридик юнәлешне атаган. 5% - укытучы, төзүче, автомеханик яки квалификацияле эшче белгечлекләре аталган.