Студентларга матди ярдәм өчен түләүләрдән керем салымын (13 процент) алмаячаклар. Мондый законны Дәүләт Думасы кабул итте.
Документ "Бердәм Россия" генсоветы секретаре Андрей Турчак җитәкчелегендәге депутатлар һәм сенаторлар төркеме тарафыннан тәкъдим ителде.
Аңлатма язуы буенча, югары уку йортлары һәм көллият студентлары еш кына социаль якланмаган категориягә керә, чөнки арар күп очракта ата-аналардан аерым яши һәм торак яллап торырга мәҗбүр була.
Үзләренең укулары аркасында алар өстәмә керем алу өчен даими эшкә урнаша алмыйлар.