16 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лев Николаевич Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Лев Толстойның 200 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты 2022 елның августында оештырылган иде, аны Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно җитәкли. Бүгенге чара видеоконференцэлемтә режимында узды, утырышны Антон Вайно үткәрде. Утырышта ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.