Шәһәр Советы депутатлары педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышты

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия Чаллы дәүләт педагогика университетында чираттагы утырышын уздырды.

Көн тәртибендә актуаль мәсьәлә -педагогик кадрлар, шул исәптән полилингваль тирәлектә эшләү өчен кадрлар әзерләү булды. Университет ректоры, шәһәр Советы депутаты Әлфинур Галиәкбәрова хезмәттәшләре өчен универсаль педагогик компетенцияләр технопаркы буенча экскурсия үткәрде. Депутатлар Технопарк лабораторияләре базасында укытучылар җитәкчелегендә югары уку йорты студентлары гамәлгә ашыра торган проектлар белән танышты. Халык тарафыннан сайланучыларга яңа кабинетлар, шулай ук Д.И. Менделеев исемендәге Кванториум тәкъдим ителде. «История военной формы вживую»  күргәзмәсенә  мини-экскурсия үткәрелде. Бу проект тарихи-географик факультет студентлары тарафыннан инициацияләнгән һәм Россия яшьләреннән  грант ярдәме алган.

Депутатлар биредә күргәннәреннән канәгать булуларын  һәм университетның педагогик кадрлар әзерләүдәге югары сыйфатын һәм һөнәри осталыгын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International