Түбән Каманың СИБУР предприятиесе хезмәткәрләре мәктәп укучылары өчен экодәрес үткәрде

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Түбән Каманың 15 нче мәктәбендә "Пластикның икенче тормышы" дигән ачык дәрес узды. Полимерларның экологик булуы, аларны икенчел эшкәртү мөмкинлекләре һәм калдыкларны аерым җыю турында укучыларга «Түбән Кама Нефтехим» хезмәткәрләре сөйләде.

Дәрес берничә раундтан торган интеллектуаль уен форматында узды: «Сорау-саннар», «Кара ящик» һәм «Сорау-кроссворд». Проектта  өч  6 нчы сыйныф укучылары - йөзгә якын малай һәм кыз катнашты.

Интеллектуаль уен нәтиҗәләре буенча 6 "Б" сыйныфы укучылары җиңүче булды, алар иң күп балл җыйдылар. Чарада катнашучылар барысы да НКНХ дан файдалы бүләкләр алды: дәрес расписаниесе шаблоннары, китап битенә кыстыргычлар, экологик кагыйдәләр язылган блокнотлар, шулай ук химия процессларының мавыктыргыч дөньясы турында сөйләүче китаплар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International