18 майда Kazan Digital Week-2023 халыкара форумына әзерлек кысаларында «Мәгарифтә цифрлы технологияләр» вебинары узачак

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Kazan Digital Week-2023  халыкара форумына әзерлек кысаларында 18 майда "Мәгарифтә цифрлы технологияләр" юнәлеше буенча вебинар узачак.

Бүген цифрлы технологияләрсез заманча мәктәпне, техникумны яки югары уку йортын күз алдына китереп булмый, алар сыйфатлы белем бирә ала. Әмма шуны аңларга кирәк, цифрлы белем бирү мохите - ул традицион белем бирү системасын хупларга һәм тулыландырырга тиешле корал.

Вебинарда спикерлар тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Мәгариф процессына заманча ИТ-технологияләр кертү, шулай ук цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International