Татарстанның ышаныч телефоны илдә иң яхшыларның берсе дип танылды

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

Шушы көннәрдә онлайн-форматта авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының Бөтенроссия конференциясе узды. Анда 8 800 2000 122 балалар ышаныч телефоны буенча ашыгыч психологик ярдәм алу мөмкинлеге турында балаларга һәм ата-аналарга мәгълүмат җиткерүнең нәтиҗәле механизмнары каралды.

Конференция кысаларында “Ышаныч марафоны- 2023 ” Бөтенроссия ирекле онлайн-акциясе лидерлары игълан ителде. Акциядә Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 126 мең кеше катнашты, шуларның 97 меңнән артыгы - балалар ирекле корпусы.

Татарстан командасы лидерларның берсе булды. “Ышаныч марафоны- 2023” үткәрүнең максаты  балалар һәм ата-аналарның балалар ышаныч телефоны буенча  (8 800 200 122) ашыгыч психологик ярдәм алу мөмкинлеге турында мәгълүматын арттыру. 2023 елның беренче кварталында Татарстанда балалар ышаныч телефонына 5 мең тапкыр шалтыратканнар , бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1 меңгә диярлек күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International