Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы мөмкинлекләре чикләнгән укучылар һәм инвалид балалар өчен мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спартакиадасын ачу тантанасында катнашты

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Спартакиаданы ачу тантанасы 17 майда  Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында  үтте.  Спартакиадада катнашучыларны видео аша С. Кравцов котлады.

Спартакиаданы оештыручылар - Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Спорт министрлыгы, шулай ук - физик тәрбияне оештыру-методик тәэмин итүнең Федераль үзәге һәм Идел буе спорт һәм туризм университеты. Чара Паралимпия комитеты, «Движение Первых»Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте, шулай ук - Спартакиада программасына керүче спорт төрләре буенча мәктәп спорты федерациясе һәм гомумроссия спорт федерацияләре ярдәмендә уза.

Ярышларда Россиянең 11 төбәгеннән 148 укучы катнаша: Кемерово, Липецк, Калининград, Түбән Новгород, Омск, Архангельск өлкәләре, Донецк Халык Республикасы, шулай ук Дагыстан, Хакасия, Башкортостан һәм Татарстаннан.

Ярышлар  спортның  төрләрендә: җиңел атлетика, йөзү, футбол, шашка һәм өстәл теннисы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International