«Республиканың яшь талантлары»: Казан укучысы «Татарстанның ел укучысы»

2023 елның 19 мае, җомга

Бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәге базасында мәктәп укучыларының, аларның педагоглары һәм остазларының республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Федераль дәрәҗәдәге интеллектуаль ярышларда Татарстан данын лаеклы яклаган укучыларны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлады.

Бүләкләү тантанасына 470 укучы чакырылды, алар арасында Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этапларында җиңүче 40 укучы  һәм 211 призер бар иде. Бүләкләү тантанасында шулай ук Татарстанның 300 дән артык педагогы катнашты.

Бүләкләү тантанасында Казан Мәскәү районының 2 нче лицей-интернат укучысы Роман Моисеевка «Татарстан Республикасы ел укучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International