«Балачак навигаторлары 3.0» Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүгә йомгак ясалды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Анда илнең 89 төбәгеннән 31 меңнән артык кеше катнаша. Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов илнең мәгариф оешмаларында тәрбияләү буенча директорлар киңәшчеләренең мөһим ролен билгеләп үтте.
"Балачак навигаторлары 3.0" конкурсының гаризалар кампаниясе нәтиҗәләре мәктәп һәм көллиятләрдә тәрбия буенча директорлар киңәшчеләренең ихтыяҗын дәлилли. Мәктәп укучылары һәм студентлар бирегә белем алудан тыш, үз идеяләрен һәм сәләтләрен үстерергә дә омтылалар. Педагог һәм остаз елында бу эш тәҗрибәсен без бөтен илгә таратабыз. Һәм киләсе уку елында ук тәрбия буенча директорлар киңәшчеләре барлык төбәкләрнең мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә булачак ", - диде Сергей Кравцов.