Мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спартакиадасы старт алды

2023 елның 19 мае, җомга

Казанда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле һәм инвалид балалар өчен мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спартакиадасын ачу тантанасы узды. Чара Педогог һәм остаз елында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында уза. Спартакиаданы Россия Мәгариф министрлыгы оештыра.

Спартакиадада катнашучыларга видеосәламләүне Россия мәгариф министры Сергей Кравцов юллады.

Спартакиадада Россиянең 11 төбәгеннән 148 укучы катнаша: Архангельск, Калининград, Кемерово, Липецк, Түбән Новгород, Омск өлкәләре, Донецк Халык Республикасы, Башкортстан, Дагыстан, Татарстан һәм Хакасия.

Ярышлар төрле спорт төрләре: җиңел атлетика, йөзү, футбол, шашка һәм өстәл теннисы буенча узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International