Яр Чаллының кышкы бакчасы булган мәктәбенә ремонт ясалачак

2023 елның 19 мае, җомга

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев берничә төзелеш объектында булды, шуларның берсе - 44 нче мәктәп.

Мәктәп 1985 елда төзелгән һәм  бу вакыт эчендә бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Мәктәп -уникаль, аны үз вакытында КБК ның беренче генераль директоры Сергей Павлович Титов , төзеткән өстәвенә Татарстан Республикасында бердәнбер һәм бөтен Россия буенча икенче мәктәп проекты. Мәктәптә кышкы бакча бар, кышкы бакча өстендәге  зур гөмбәзгә 2019 елда ремонт ясалган.

Хәзерге вакытта бинада түбә эшләре тәмамланган. Демографик, эчке инженерлык челтәрләрен (җылылык һәм вентиляция, су белән тәэмин итү һәм канализация, электр монтажы эшләре, начар җылыту челтәрләре) урнаштыру, тәрәзә монтажы эшләре алып барыла. Моннан тыш, мәктәптә бассейн бар, тик  ул 2005 елдан бирле эшләми, аны ремонтлауга өстәмә финанс чаралары таләп ителә.

Ремонт эшләре вакытында шактый үзгәрешләр  кертелде: әйтик, 150 урынлы актлар залы 200 урынлы булачак, барлык кабинетлар яңа техника белән яңартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International