Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында үткән төбәкара чара йомгаклары турында

2023 елның 19 мае, җомга

17 майда Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы А.С. Садеков исемендәге Олы Рыбушкино урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар телендә шигырь һәм патриотик җыр башкаручыларның «И туган тел, и матур тел!» төбәкара конкурсы үткәрелде.

Төбәкара конкурс кысаларында туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары өчен “Татар теле һәм әдәбияты укытуның заманча тенденцияләре” темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Анда Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь муниципаль округы администрациясенең Яшьләр эшләре һәм мәгариф комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы  Яшел Үзән районы вәкилләре, Мәскәү, Мордовия Республикасы, Чуваш Республикасы, Ульяновск, Пенза, Түбән Новгород өлкәләре мәгариф оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International