17 майда Балтач районының Кариле балалар бакчасында Балтач, Арча, Саба, Кукмара районнары балалар бакчалары педагоглары өчен «Балалар бакчасында әхлакый-патриотик тәрбия» темасына төбәкара семинар-практикум узды.
Семинар кысаларында “Минем гаиләм”, “Гөлбикәгә булышабыз” темасына дәресләр үткәрелде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр “Татарстан - безнең дустанә йортыбыз” темасына музыкаль-фольклор куелышлары белән чыгыш ясадылар. Кунаклар «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакый-патриотик тәрбияләүдә интерактив технологияләр куллану» мастер-классында катнашты.
Тәрбиячеләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакый-патриотик тәрбияләү буенча кызыклы уен алымнары белән таныштылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында "Сугыш булды..." дигән шәүләләр театры семинарда катнашучыларның күңеленә кереп калды.