Россия укучылары «Сәламәт яшәү рәвеше» дәресләре циклында катнашачак

2023 елның 20 мае, шимбә

Педагог һәм остаз елында «Яшәү өчен өйрәнәбез: ЗОЖ» онлайн-проектының яңа сезоны башланды. Аның катнашучылары һәм тамашачылары ярты миллионнан артык кеше булыр дип көтелә. Мәктәп укучылары, педагоглар һәм ата-аналар алдында табиблар, психологлар, спортчылар һәм галимнәр чыгыш ясаячак. Май – июнь айларында  барлыгы  ун дәрес узачак, аларның һәркайсы яшь буын өчен актуаль темага багышланган. Мәсәлән, экспертлар прокрастинация (эшләрне даими рәвештә кичектереп торуга тартым), фастфуд, психотравмалар һәм эмоцияләр, спорт йөкләнешләре, диеталар һәм стресс турында сөйләячәкләр. Аерым алганда, онлайн-проектның беренче очрашуы прокрастинациягә багышланган иде.

Проектның генераль мәгълүмати партнеры  "ВКонтакте" социаль челтәре .

Онлайн-очрашулар язмаларын,  психологларның һәм табибларның материалларын проект сайтында табарга  мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International